Ул вакытлар...Тынламас туган авыл

Акты ташып,акты ярсып диләр, Яшьлек чоры искә төшкәндә . Әйе шулай уза ул вакытлар Ул өлешен юлның кичкәндә.. Кемнәрдә юк андый хәтирәләр Үзе өчен булган кадерле... Үткәннәрнең кайтавазы кебек Хәтирәле көнең бүгенге.. Күп серияле кино кебек була.. Кабат кабат килә карыйсы. Син күрәсең хата ялгышларын Килеп чыга болай ярыйсы.. Олы байлык кебек күңелләргә Күпме алар шулай җыелган. Бик кадерле мизгелләре аның Гади булып, ул чак тоелган... Әйләнәмдә кайтам шул вакытка, Туган якка күңел тарткандай. Шул чакларны искә төшергәндә, Күңел тагы нидер тапкандай...
Back to Top