Казанда җирле халык мәчет төзелешенә каршы чыкты

20 май Казанның Авиатөзелеш районында төзелергә тиешле “Рәхмәтулла“ мәчете төзелешенә карата җирле халык урам җыенына чыкты. Җыен мәчет төзелешенә каршы булучылар белән аны төзергә теләүчеләрнең бәхәсе рәвешендә үтте. Төзелешкә каршы булучылар мәчеткә киләчәк кешеләрнең машиналарын ишегалларына куячакларын, хәер сорашучылар артачагын, мәчет җиренең мәктәпкә һәм балалар бакчасына якын булуын, анда мәчет түгел, ә балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә кирәклеген, азан тавышы аларны борчыячагын сәбәп итеп китерде. Мәчет төзелешен яклаучылар исә, төзелеш өчен алынган җирнең ничәмә еллардан бирле ташландык хәлдә булуын, мәчетне кануни юллар белән алуларын, мәчет төзелгәч балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырачакларын, машина кую урыны ясаячакларын, азан тавышының яңгырамаячагын җиткерделәр. Җыеннан безнең репортаж:
Back to Top