Сидякин: “Мин Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне озайту яклы“

“Әлеге килешү ике якның да элемтәләрен ныгыта, мин Татарстан депутатларының гамәлен хуплыйм, шартнамә озайтылырга тиеш“, диде Русия думасында Татарстан вәкиле Александр Сидякин Азатлык соравына. Дума депутатлары Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне озайту яки әзерләү мәсьәләләренә тыкшына алмый, дип белдерде Сидякин. Аның сүзләренчә, бу - республика белән Русия президенты арасындагы мөнәсәбәтләр.
Back to Top