Яфраклар бит коелмаган - Азат Самигуллин

🎵МУЗЫКА 🔂 ТРЕК Яфраклар бит коелмаган 🗣️ИСПОЛНИТЕЛЬ Азат Самигуллин 💿АЛЬБОМ Яфраклар бит коелмаган Н. Нәҗми сүзләре В. Галимов көе Көтмәгәндә җир өстенә Ябырылды ябалак кар. Бөгелеп төште каеннар, Шартлап сынды алмагачлар. Шартлап сынып төште җиргә Имәннәрнең ботаклары. Карлар ява, агачларның Коелмаган яфраклары. Нинди аклык, нинди сафлык, Тып-тын, юк бер ыгы-зыгы. Агачларга нинди авыр Дөньяның бу матурлыгы. Ыңгыраша төсле алар — Кем уйлаган, кем уйлаган. Карлар, карлар яумагызчы, Яфраклар бит коелмаган. Җиргә генә түгел, алар Миңа да бит ява төсле. Ак булса да, саф булса да, Өсләремә ява төсле. Карлар, карлар яумагызчы, Күп җырларым җырланмаган. Яфраклар бит коелмаган, Саргайса да, коелмаган. Послушать/Cкачать эту песнюMp3 320kbps на стороннем сайте А как ты думаешь, о чем песня “Яфраклар бит коелмаган“ ? Напиши о чем эта песня ©2023,@azat_Samigullin
Back to Top