Алина Шарипжанова, Эльмир Низамов - Әнием хатирәсе (Сәхнәдәш)

Музыка Эльмира Низамова Слова Рената Хариса Әнием хатирәсе Күнел көтә – бозлар – китә, Язлар җиткән, күрәсең. Кар сулары тергезәләр Әнием хатирәсен. Күңел юшкыннарын юа Күңел юшкыннарын юа Әнием хатирәсе! Күңел юшкыннарын юа Күңел юшкыннарын юа Әнием хатирәсе! Чиккән алъяпкычың төсле Безнең авыл тирәсе. Җылы яңгырлар яңарта Әнием хатирәсен. Сагынычлы җыр җырлата Сагынычлы җыр җырлата Әнием хатирәсен! Сагынычлы җыр җырлата Сагынычлы җыр җырлата Әнием хатирәсен! Салкын һава, карлар ява – Акка төрә төрәсен. Мамык шәлләр яңарталар Әнием хатирәсен. Тагын бер кат җанны җылыт, Тагын бер кат җанны җылыт, Әнием хатирәсе! Тагын бер кат җанны җылыт, Тагын бер кат җанны җылыт, Әнием хатирәсе!
Back to Top