♥️МАТУР УЛЫБЫЗ♥️

Улыбыз безнең — күз нурыбыз Йөрәгебезнең назлы моңы. Иман нуры йөзләреңдә, Җылы караш күзләреңдә. Алла биргән син бүләк, Тормышыбызның син терәге. Гомер юлың озын булсын, Кояш нуры сибеп торсын. Мәрхәмәтле бул син, улым, Якты булсын синен юлың. Бәхет тәүфыйк бирсен Аллам, Юлдаш булсын сиңа догабыз. Беркайчан да каушап кала күрмә, Юлдаш булсын сиңа сизгерлек. Хыялларың чынга ашкан мәлдә Калдырмасын сине өлгерлек. Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә, Күңелеңдә нурлар уйнасын.⠀
Back to Top