Тәрәзәдә, без күреп-ишетеп белгән апа-абыйлар язмышы.. 🤷‍♂️ Буш өйләр-нигезләр

Туган авылым уртасында Бер гади генә өйдә. Кайтыр диеп ераклардан Мине әнием көтә. Утларын яктыртып куя, Тәрәз төбендә кичен. Бала кайтып өй яныннан Узып китмәсен өчен. Бала чагым, үсмер чагым, Туган йортымда калды. Бу өйләрдә иң бәхетле, Шатлыклы көннәр узды. Онытырсыңмы җылы биргән Әниемнең кулларын? Чишмә суын алып кайтып Пешергән аш-суларын? Онытылмас болыннары, Туган як әрәмәсе, Әнкәй ут яндырып, мине көткән Туган як тәрәзәсе.
Back to Top