БАУЫРҺАҠ.mp4

🔶БАВЫРСАК 💛Өшеткан йомырка (мин 10 шт. эшлим)🥚 💛Разрыхлитель 1 чәй калагы 💛Он🌾 Әзерләү тәртибе: 📌Өшеткән йомыркага разрыхлитель салып, миксер белән 5-10 минут🕜 чамасы болгатасы. Әз-әзләп он өстәп, агач кашык белән ярты сәгать басасы. Камыр йомшак та, каты да булырга тиеш түгел, кул белән җәерлек булсын. Бераз кабарсын өчен җәйгәннән соң, өстенә сөлге каплап, ярты сәгать “ял иттерәбез”. Табага 1 см тирәсе итеп суык❗ сыек май салабыз. Киселгән камырны иләктә иләп, табага салабыз. Духовкага җибәрәбез. Кабарганчы духовканы ачасы түгел❗ 5 минуттан соң җайлап кына болгатып аласы. Йөзе килгәнче (алсуланганчы, кызартасы түгел) тотабыз. Дуршлакка салып куябыз. Катыру өчен сироп🐝🍯 💛Ярты литр бал🍯 💛Ярты литр песок 💛2 кашык су салып әкрен утка куясы. Әзерлеген белү өчен, суга тамызып карыйсы. Әгәр дә бал борчак кебек тәгәри икән, димәк әзер🙌
Back to Top