Вәгиз Гәзизов. Туганнарым, якыннарым

Вәгиз Гәзизов - Туганнарым, якыннарым Рәсимә Мостафина сүзләре, Вәгиз Гәзизов көе Күрсәтелә туганнарым һәм якыннарым фотолары ТУГАННАРЫМА (интернетта) Миңа исәнмесез , сәләм димисиз, Оныттыгыз , тормышыгыз көнендә. Кереп битләремә , хәлем белмисез, Дөньяда барын , мин дә , бүген дә. Үпкәләмим , юк , юк , аңлыймын, сез Мин туганны ташладыгыз димәдем. Ачуланып кире какмадым, күрәсез, *Кунакка* сезнең битләргә керәмен. Сагынып искә алам , хатлар язам, салам тагын, чын күңелдән *бүләк*. Караны сызып , хисләремнең агын, Әле моңсулана, сагына сезне йөрәк. Онытмыйм ла , яратам туганнарны, Шигырь кабат көйләп , яңаны язам, Атап сезгә , хөрмәтләп барыгызны, Тагы , шигырьи юллар , тезә калам. Фәннур Халиков. Екатеринбург. Язылды 16 мартта 2012 елда.
Back to Top