Поздравляю 021022

Хөрмәтле Рафис Миңневәли улы! Н.А. Зеленов исемендәге “Шинник” спорт комплексы коллективы, Түбән Кама көрәш федерациясе әгъзалары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге исеменнән, Сезне юбилеегыз – 70 яшегез тулу уңаеннан, чын күңелдән котлыйм. Сезнең кебек хезмәт дәрте, энергиясе ташып торган кеше өчен бу әле егет чак. Сезнең Түбән Камага багышланган хезмәт юлыгыз олы хөрмәткә лаек. Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины исемен лаеклы йөртәсез. Шин заводында җаваплы вазифаларда эшләдегез, аннан соң халыкка сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсенә күчеп, шәһәребездә бу тармакны моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәгә күтәрдегез. Бүген Европа дәрәҗәсендәге “РаМус” холдинг компаниясе түбәнкамалыларны азык-төлек һәм промышленность товарлары белән тәэмин итүдә, шулай ук, шәһәр бюджетын тулыландыруда зур роль уйный. Шул ук вакытта, Сез әле актив җәмәгать эшчәнлеге алып барырга да вакыт табасыз. Шәһәр советы депутаты буларак, сайлаучыларның ихтыяҗларын кайгыртуга зур игътибар бирәсез. мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтүегез дә мактауга лаек. Соңгы елларда тагын бер җәмәгать вазифагыз өстәлде, Түбән Кама көрәш федерациясе рәисе булып сайландыгыз. Нәтиҗәдә, көрәшчеләребезнең ярышларга әзерләнү һәм катнашу өчен мөмкинлекләре сизелерлек яхшырды, кызыксынулары артты. Моның белән Сез Түбән Каманы көрәшчеләр ягы итеп таныткан легендар батырларга лаеклы алмаш әзерләнүгә зур өлеш кертәсез. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге президиумы әгъзасы буларак, Сез туган телебезне, халкыбызның рухи байлыкларын саклау һәм яшь буынга тапшыру өчен тырышучы милләтпәрвәрләрнең берсе дә. Әле тагын күп еллар бер сафта булырбыз, дигән ышаныч белән, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык эшләрегезнең һәрвакыт имин булуын телибез. Зур ихтирам белән, “Шинник” спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Милли шура әгъзасы һәм Түбән Кама бүлеге рәисе, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстанның һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Р.М.Ганиев
Back to Top