Азалия Валиева - Аңлый алмыйм

Азалия Валиева - Аңлый алмыйм Аңлый алмыйм Таң алдыннан көн дә минем Төшләремә керәсең. Ярату шушы буламы? Килә шуны беләсем. Өмет итәм кавышуны, Өнемдә кил яныма. Йөрәгемне тыңлап кара, Зинһар, саксыз кагылма. Колагымда әле һаман Синең назлы сүзләрең. Әллә алдый, әллә сөя... Нигә серле күзләрең? Өмет итәм кавышуны, Өнемдә кил яныма. Йөрәгемне тыңлап кара, Зинһар, саксыз кагылма. Ниләр булды, аңлый алмыйм. Өзгәләнә йөрәгем.
Back to Top