Казанда беренче ифтар-2024
Казанның «Туган авылым» комплексында беренче ифтар мәҗлесе узды. Авыз ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан мөселманнарының Диния назарәте, төрле конфессия вәкилләре, Казан шәhәрендә эшләп килүче илләрнең консуллык җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты. Ифтарда танылган журналист, сәясәтче Максим Шевченко да бар иде.