Полиглот - Мунча

Мунча - рус теленнән алынган сүз. Мовьница - юына торган урын. Ихтимал, ул күрше халыклар теле аша кергәндер (чувашта - мулча, молча, мари һәм удмурт телләрендә - момоца сүзләре бар). Татар теле диалектларында - муча, минца. Борынгы бабаларыбызда.. мунча керү культурасы.. руслардагыга караганда югарырак булган. Гомумән, Шәрыкта беренче мунчаларны Җәмшид патша төзеткән, диләр. Борынгы Болгарда һәм Казанда җәмәгать юына торган мунчаларны «хәммам» дип атаганнар. Алар.. үзәктән ягып җылытылган, су.. чүлмәк торбалар аша килгән. Борынгы Рим мунчаларында да кайнар һәм салкын су.. торба буенча бирелгән. Рим мунчаларында еш кына ирләр һәм хатын-кызлар бергә юынганнар, дөрес, соңрак император фәрманы белән бу гадәт тыелган.
Back to Top