Рисэнэ Мустафина - Ашыкма араны өзәргә (М.Шайбаков), Син булу җитә (И.Нагимова)
Җыендың китәргә, яшьләрең күзеңдә,
Мин генә түгел бит, әрнисең үзең дә.
Әлегә аралар — бер генә адым бит,
Син минем, яшьлектән, яраткан ярым бит.
Араны өзәргә эзләмә юлларын,
Булса да башкалар — алар “мин“ булмамын.
“Мин“ булмаслар алар, минем күк яратмас,
Өзелгән аралар яңадан ялганмас.
Шулай кирәк, дисәң, хушлашып китәрбез.
Син — мине, мин — сине бәхетсез итәрбез.
Ят ярлар янында сагынып-саргаеп,
Өзелеп-ялганып гомерләр үтәрбез.
Вакытлыча хатаң сузылыр елларга,
Китәрсең — калырсың куллардан-кулларга.
Миңа да елмаер берәүнең бәхете,
Югалтырбыз инде сөюнең рәхәтен.
Елама, елыйсың — син үзең шулай теләдең.
Мин биргән бәхетнең кадерен белмәдең.
Дөньяда ярлар күп — сиңа да, миңа да,
Син булмас ул миңа, ул булмас ул сиңа.
Зифа Нагаева көе һәм сүзләре
Салкыннар булса җылытырга,
Челәлэр булса суытырга.
Бар борчуларны онытырга,
Бәхет кошкаемны тотырга.
Син булу җитә яннарымда,
Татлы союгэ уралырга.
Һәр сулыштан рәхәт алырга,
Һәрбер минутка куанырга.
Хыялларга якынаерга,
Күңел бәхетләргә