Динә Гарипова. Күңел. Г. Тукай сүзләре, Д. Гарипова көе

Күңел Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел! Күп сөекледер бөтеннән — тәңрегә сынган күңел. Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен, Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел? Алга сәүкъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш кеби, И фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел! Ялтыра, яктыр — килешсен калебе саф шагыйрә, И моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел! Шундый гали мотлабың — мең җан бирергә урны бар, И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел! Игътиля итсәң, канатың ач, — вакыт җитте бугай, — И тумыштан гарше әгъляләргә җилкенгән күңел! Син йоларсың һәр һәлакәттән — ышаныч бар сиңа, Яр читендә торганымда ярдәмең булган күңел! Яхшы аңла: юк сафа инсанлыгыңны җуймыйча, И шуны саклау юлында күп газапланган күңел! Габдулла Тукай
Back to Top