АВТОР 👑ГӨЛНУР ГАЛИМОВА👑 👒💎ШӨКЕРАНА КЫЛАМ💎👒 ПРОЕКТ “ЖЫРЛЫ ЯЗМЫШ“ 💟

Видео от Гульнур ГалимоваЙә, Раббым! Кулларыбызны күтәреп бер Үзеңнән генә сорыйбыз, чөнки һәркайсыбыз: Син – Аллаһ! – дип шәһадәт китердек. Син – Бердәнбер, Син һичкемгә мохтаҗ түгел, һичкемне тудырмадың һәм тумадың. Һичкем Сиңа тиңдәш булмады. Йә, Раббым! Син безләрне юктан бар кылдың. Безгә сабый вакытларыбыздан кайгыртучы газиз әниләребезне һәм әтиләребезне бирдең. Аларның күңелләренә безгә карата рәхим-шәфкать салдың. Син безнең өчен иртә белән таңнарны аттырасың, имин ахшамнарны бирәсең, безнең өчен көн белән төнне алыштырасың. Син - безләрне ризыкландырасың, күкләрдән шифалы яңгырларыңны яудырасың. Корыган җирләрне терелтәсең, саргайган җирләрне яшеллеккә күмәсең. Безгә Синең нигъмәтләреңне күрә белергә, рәхмәтле булып яшәргә насыйб итсәң иде.
Back to Top