68. ӘГӘР МУЛЛАЛАР ҮЛСӘ...

ӘГӘР МУЛЛАЛАР ҮЛСӘ... Әгәр муллалар үлсә, Мәет юучы бетсә, Туганнарың кая чабар Әҗәлең килеп җитсә?.. Хәзрәт белән мулланың Аермасы нәрсәдә? Икесе дә укып чыккан Кайчандыр мәдрәсәдә. Икесен дә имам итеп, Мөхтәсиб сайлый. Хәзрәт чүт гыйлемлерәктер Муллага карый, Хәзрәте дә мулласы да Халыкка хезмәт итә: Аллаһ динен таратуда Өлешен кертә. Бала туса, никах булса, Үлем китүләр, Барсына да җитешәләр Безнең хәзрәтләр. Әгәр муллалар үлсә, Мәет юучы бетсә, Туганнарың кая чабар Әҗәлең килеп җитсә?.. Надан халык муллалардан Еш кына көлә, Әмма, якыннары үлсә, Йөгереп килә. Елга бер мәчеткә килеп, Садака салмый, Муллаларны чәйнәп, теле Гел дә арымый. Сүздә юк, төрлесе бар Хәзрәтләрнең дә, Бу дөньяда кимчелексез Юктыр беркем дә, Әмма, кеше тикшереп, Гайбәткә чумма! Тирес чебене кебек, Тизәккә кунма! Әгәр муллалар үлсә, Мәет юучы бетсә, Туганнарың кая чабар Әҗәлең килеп җитсә?.. Кем мәетләрегезне Юып, кәфенли? Җеназаларын укып, Соңыннан җирли? Тешләрен кысып булса да Ашларга бара, Елга бер-ике булса да Вәгазьләп тора. Уты, суы, газы кирәк Һәм дә башкасы, “Каян акча табырга”, дип, Башны ватасы... “Аллаһның йорты бу”, диеп, Бушка якмыйлар, Әле “пеня”ләр чәпеп, Буып, талыйлар. Әмма, Аллаһ һәрвакытта Юлларын ача, Рабыбызның рәхмәте киң, – Табыла акча. Әгәр муллалар үлсә, Мәет юучы бетсә, Туганнарың кая чабар Әҗәлең килеп җитсә? Һәр шәһәр, авыл, мәхәллә, Һәрбер мәчеткә, Дин өчен тырышып чапкан Һәрбер хәзрәткә Аллаһның рәхмәте яусын Һәм бәракәтләр, Һәрчак кирәк яшәгәндә Мулла, хәзрәтләр! Әгәр муллалар үлсә, Мәет юучы бетсә, Туганнарың кая чабар Әҗәлең килеп җитсә? Әмма, кайбер авылларда Мәчетләр ябык. Динсезлектә гомер сөрә Бәхетсез халык. Әйтелми манаралардан Моңлы азаннар, Ачылмый күгәреп беткән Тимер йозаклар... 80 ел динсез чорларның Бу нәтиҗәсе, – Халык уйланмыйча яши Гүргә керәсен. Ләкин, күпчелек җирләрдә Мәчетләр балкый! Биек манаралардан Азан яңгырый! Әгәр муллалар үлсә, Мәет юучы бетсә, Туганнарың кая чабар Әҗәлең килеп җитсә? Хәзрәт көн дә мәчетендә Бирә дәресләр, Атна саен, җомга җиткәч, Сөйли хөтбәләр. Аллаһ йортын үз өен күк һәрчак кайгырта, Сораулар белән килсәләр, Барсын аңлата. Шуңа күрә аларга син Тел-теш тидермә! Аллаһның ачуы белән Шаяра күрмә! Элекке чакта да шулай Диннән көлгәннәр, Манаралар кисеп, соңра Череп үлгәннәр... ✒️ Әбү Муса Сәйфеддин.
Back to Top