БӨТНЕКЛЕ СӨТЛЕ АШ
🌱Бөтнекле сөтле аш
КИРӘК:
🔻800 мл сөт
🔻1 бәрәңге
🔻1 зур суган
🔻50 гр атланмай
🔻1 йомырка
🔻тоз, кипкән бөтнек
1️⃣Кайнап чыккан сөткә бәрәңге турап салабыз.
2️⃣Бераз кайнагач, кыздырылган суган салабыз, тоз өстибез.
3️⃣Болгата-болгата тугланган йомырканы салабыз.
Аш әзер. Табынга биргәндә өстенә киптерелгән бөтнек сибеп чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!