Кз яшьлремне седердеАлъяпкычлар итге.

Күз яшьләремне сеңдерде Алъяпкычлар итәге. Ирләренә дигән назлар Оныкларга тәтеде. ⠀ Ир йөрәкле әбиләрнең Догасы һаман бер үк: «Шөкер әле, илләр тыныч, Сугыш чыкмасын берүк...» ⠀ Күрше әбиләр /Асия Юнысова/ ⠀ Бөрмәле-бөрмәле алъяпкычлар ак яулыклы әбиләребездә... 🥺Балачактагыдай әле дә күз алдымда. Татар хатын-кызларының күлмәкләре һәрвакыт алъяпкыч белән каплаган була торган иде. Урак йә печән өстеме, аш-су эшендәме – беркайчан да чисталык, пөхтәлек турында онытмаганнар. Кунак килеп керсә, әни алъяпкычын тиз генә салып куя иде дә, чип-чиста матур күлмәгендә кунагын каршы ала иде. Алай да, бу - киемне пычрактан саклый торган әйбер генә, дип тормаганнар әни-әбиләр. Алъяпкычларны да бик матур итеп эшләгәннәр – тегү ысуллары да, чигүе дә төрлечә булган. ⠀ 🌸Остазларда әни-әбиләребез алъяпкычларының саны арта бара, шөкер. Үзебезнекеләрнең саны да әкренләп үсә. Сатуда җитеннән дә, бәздән дә тегелгәннәре бар. Әбиләребез артыннан калышмаска тырышкан булабыз – модельләрен, бизәкләрен төрләндерәбез😄 ⠀ Ә сезнең “арсена
Back to Top