20 май, Уфа. Видеочакыру

20 май көнне Өфәдә Music Hall 27 ресторанында тәүге тапкыр алдынгы «Бүреләр» башкорт рок төркеме һәм заманча татар музыкасының асылташы Заринаның акустик концерты узачак. Зарина татар халык һәм автор җырларын төрле жанр һәм стильләрдә башкара, аның гүзәл һәм үтемле тавышы Татарстан һәм аның читендәге төрле бәйге һәм фестивальләрдә күптөрле җиңүләр яулый. Бу эшендә аңа Казанның оста музыкантлары The CheekLaWeek ярдәмгә килә. «Бүреләр» төркеме иҗаты исә заманча дөнья гитара музыкасы, башкорт теле һәм мөлаем фронтмен Илшат Абдуллин энергетикасының үзенчәлекле кушылмасы булып тора. Концертта шулай ук чакырылган кунаклар - музыкантлар һәм дуслар катнашачак. 20 май, Өфә, Music Hall 27, 19:00. Керү бушлай
Back to Top