Туган якны өйрәнү музее

Тиздән районыбызда олылар, яшьләр һәм кечкенәләр өчен кызыклы, заман таләпләренә туры килгән туган якны өйрәнү музее ачыла. Музейның ачылу вакыты, аның үзенә ниләр туплавы бик күпләрне кызыксындыра. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин халыкны борчыган сорауларга җавап бирде: “Музейда яшьләр өчен аерым бүлмә, 5D заллар булдырылды. Балаларга мастер-классларда катнашу, интерактив рәвештә уйный алу мөмкинлеге тудырылган. Музейга килүчеләр рус һәм телләрендә аудио- һәм видеоматериаллар белән таныша алачак.“ Тулырак мәгълүмат видеоязмада.
Back to Top