Раббым Алла, диде Муса, миа ннт булыр микн

Раббым Аллаһ, диде Муса, миңа җәннәт булыр микән? Сиңа җәннәт булыр, Муса, догаларың кабул булса. Раббым Аллаһ, диде Муса, миңа җәннәт булыр микән? Сиңа җәннәт булыр, Муса, атаң-анаң риза булса. Раббым Аллаһ, диде Муса, миңа җәннәт булыр микән? Сиңа җәннәт булыр, Муса, күршеләрең риза булса... ⠀ Әле дә мөнәҗәтләр көйләүче авылыбызның ак әбиебез Сәкинә әби турында сөйләргә дә, ниһаять, чират җитте. Күптәннән инде сезне аның белән таныштырасы килә иде. ⠀ Үземнең яшем арта баргангамы, әниләрем юксындырамы, әллә дөньядагы соңгы атна вакыйгаларымы... үземне төрле уй-кичерешләр били башлады. Тормышыбызны, көннәребезне мәгънәсез үткәрмибезме соң без? Беренче чиратта, бу сорауны мин үз-үземә бирәм. ⠀ Шундый мизгелләрдә олы яшьтәге кардәшләребезнең тормышына игътибар иткәнегез бармы? Алар безгә күп очракта бик әйбәт үрнәк! Алар без яши торган тормышны үткән бит инде! ⠀ 1936 елгы Габбасова (Кәримова) Сәкинә Могин кызының тормышы да бик гыйбрәтле. Аңа бер карау белән күңелне тынычлык биләп ала. Сугыш арты елларда үткән
Back to Top