Кыстыбый. Әнкәй табыны. №3

Журналист, блогер Гөлгенә Шиһапова рецепты буенча КЫСТЫБЫЙ әзерлибез. НИЛӘР КИРӘК БУЛА он сметана – 200 г 1 стакан (200 мл) җылы су тоз бәрәңге 1 стакан (200 мл) җылы сөт 1. 200 грамм сметанага (кайвакыт сметана урынына Гөлгенә майонез куллана) су, ярты чәй калагы тоз һәм он кушабыз. Онны матур гадәт буенча Гөлгенә иләктән иләп сала. 2. Онны өсти-өсти, камырны кулга ябышмаслык хәлгә җиткәнче басабыз. 3. Камырны, әзер булуга, пакетка салып, суыткычка алып КУЙМЫЙЧА гына, 10-15 минут ял иттерәбез. 4. Камырны кул белән генә кисәкләргә бүлгәлибез дә һәркайсын уклау белән җәябез. 5. Кыстыбый тышын, ягъни камырны табада пешереп алабыз. 6. Эчлеккә дип пешерелгән бәрәңгене, җылы сөт салып, төябез. 7. Кыстыбый эчен эретелгән сыер мае белән майлыйбыз. Төелгән бәрәңгене яккач, кыстыбыйның тышын да майлыйбыз. 8. Пешергән кыстыбыйларыгыз тел йотарлык тәмле булсын! ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat] Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #әнкәйтабыны #энкэйтабыны #татарчарецептлар #гөлгенәшиһапова #голгенэшихапова
Back to Top