Килен белн кайнана.

Килен белән кайнана. ⠀ Бу сүзтөзмәгә бәйле күпме уй-хисләр, күпме акыл-гыйбрәт, күпме сабырлык һәм зирәклек. ⠀ Моны кияүдә булган хатын-кызлар гына аңлыйдыр😌 Заманалар үзгәрә тора. Хәзер торак мәсьәләсе авыр булса да, яшьләр фатирны арендага алып булса да аерым яшәргә торыша. ⠀ Юк-юк без моңа бәяләмә бирергә җыенмыйбыз. Әлеге дә баягы, хәтирәләргә бирелеп, әби-бабайларыбыз белән сокланабыз гына☀️ ⠀ Бер өйдә 2-3әр гаилә торган бит. Яшь гаилә бүлмәсе кайнана-кайната бүлмәсеннән бары тик чаршау белән генә бүленгән. Аерым өй булдырып чыкканчы, кайвакыт ярыйсы вакыт үткән. Ул арада икенче малайлары да өйләнеп, гаилә тагын да зурайган чаклар да сирәк күренеш булмаган. Шунда бәбие дә туган... 3-4 буын бер өйдә яшәгән. ⠀ 🤔Авыр булган микән? Тормыш булгач, төрле чаклары булгандыр инде. Олыны - олы, кечене - кече итсәң, бер-береңне хөрмәт итеп, юл куеп, кайчагында эндәшми кала белсәң, кирәкмәгәнен күрмәсәң, җылы сүзеңне җәлләмәсәң, тормышны матур иттереп кая да алып барып буладыр ул. ⠀ Килешәсезме? Ә сезнең кайнана-кил
Back to Top