«Мәдәни учак» тапшыруы. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы

Программаның алып баручылар Гүзәл Шәмәрданова белән Юрий Павлов китапханәләр системасы эшчәнлеге белән таныштыралар. Мисал өчен, Үзәк китапханәнең ярты гасырдан артык тарихы бар. 1972 елда аңа бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә. Хәзер инде бирегә түбәнкамалылар белем тупларга гына түгел, күңел ачырга, аралашырга, кызыклы шәхесләр белән танышырга киләләр. Балалар өчен дә шартлар тудырылган. Шул ук бинада «Апуш» китапханәсе урнашкан.
Back to Top