Чипсы, фри яки по-деревенски

🍟Чипсы, фри яки по-деревенски? Яратасызмы? Балалар бигрәк тә ярата инде! ⠀ Без үскәндә чипсы, Макдональдс һәм башка шундый кызыктыргычлар юк иде. Аның каравы бездә бәрәңге коймаклары бар иде! Һәрхәлдә, без аларны нәкъ шулай дип йөртә идек. Менә ул тәмле иде!😋 Асылында, болар барысы да кыздырган бәрәңге) ⠀ Авыл кибетенә зур мичкәләрдә хуш исле көнбагыш мае кайтарыла иде. Үз савытың - өч литрлы банка яки бидон - белән кибеткә барып, өйгә хуш исле май алып кайтасың... Шул майда әни безнең өчен бәрәңге коймаклары пешерә торган иде. ⠀ ✓Әни бәрәңгене кабыгыннан чистарта һәм калынлыгы якынча 2 мм булган түгәрәкләргә кисә иде. ✓Табага май салына, анарга тоз сибелә. Кызган майда бәрәңге түгәрәкләре һәр яктан кыздырыла. ✓Әни бәрәңге коймакларын берьюлы ике табада кыздыра иде. Кыздырганда бәрәңге бер-берсенә ябышмаска тиеш, югыйсә кирәгенчә кызмыячак. * Кыздырылган бәрәңге коймакларын сөлгегә куегыз - артык маен сеңдересен. ⠀ 🍟Иң табигый, бернинди өстәмәләрсез, кетер-кетер килеп торган һәм искиткеч тәмле чипсы килеп чыг
Back to Top