«Артистның туган көненә без пешердек…» проекты. Тамчыгөл Сәләхова

Проект «Артистның туган көненә без пешердек…» («Как на артиста именины испекли мы…»). Гомер бәйрәме булган туган көн елга бер була. Нәкъ менә шул көнне театрыбыз артистлары белән якыннанрак таныштырасы килә. Хөрмәтле тамашачыбыз, сезгә дә кызыклымы ул тема? Бәлки, артистларга бирәсе сорауларыгыз бардыр. Тормыш-көнкүрмешләр, рольләр, гаилә, җан ярлары, бала-чага, оныклар, шатлык- сагышлар… һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләшәсе килә алар белән.
Back to Top