ҖЫРЧЫ ТУГАН ЯГЫНДА

Моннан 55 ел элек ул җырчы булырга өметләнеп һәм зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыялланып, туган авылыннан 600 чакрымдагы Казан шәһәренә чыгып китә. Егетнең теләге тормышка аша-аны Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә алалар, берничә елдан ул консерватория тәмамлап Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый, илебездә генә түгел, дөньяның байтак илләрендә чыгыш ясый, мактаулы исемнәргә лаек була... Сүзебез Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов хакында бара. Аның шулай гадәткә кергән- гастрольләрдән буш вакытта ул һәр елны гаиләсе белән туган ягы-Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы якларына кайта. Җырчының быелгы җәйге ялы вакытында хәбәрчебез Рамис Сафин Мөнир Якупов белән аның туган авылында очраштылар.
Back to Top