Чигне тамбур ысулы элек-электн билгеле булган.

Чигүнең тамбур ысулы элек-электән билгеле булган. XIX гасырда тукыманы түгәрәк киергегә кидереп чиккәннәр. Тарттырып куйган тукыма барабанны, французча “тамбура“ны хәтерләткән. Шуннан “тамбур чигүе“ термины барлыкка килгән. ⠀ 🪢Безнең әниләребез чорында тамбур җайланмасы да булган. Тамбур ысулы бер-бер артлы төзелеп киткән вак элмәкләрдән тора. Алар тукымага сызылган бизәк буйлап башкарыла. Баштан контур буенча алып барыла, ә аннары орнаментның эчке арасы тутырыла. Бер контур белән дә чикләнергә мөмкин. Чигү ыргак белән башкарылган. Энә белән дә чигеп була. ⠀ Тик тормас әни-әбиләребез шулай ләззәтләнеп матурлык тудырганнар🌸 ⠀ 📷Фотода әнинең сеңлесе Шәмсисрур апада сакланып калган станок һәм аның чигүе. Вакыт эссез үтмәгән - җайланманың “хәле“ шәпләрдән түгел иде. Сезгә күрсәтерлек иттереп, тормыш иптәшем җайлап куйды, шөкер. 🎞Видеода Камалетдинова (Закирова) Фирдәүс Габделәхәт кызы үзенең хәтирәләрен сөйли. ⠀ Сезнең мондый станокны күргәнегез бар идеме? __ Тамбурная вышивка была известна издревле. Ткань натяг
Back to Top