20 ел элек Ризван Хакимов тормыш иптәше белән куркыныч юл һәлакатенә эләгеп, үзе чак исән калды

20 ел элек Ризван Хакимов тормыш иптәше белән куркыныч юл һәлакатенә эләгеп, үзе чак исән калды. Нәфисә ханым шундук үлә. Татар эстрадасында алар иң тәүгеләрдән булып дуэт җыр башкаручы гаилә иде. Матур гаилә иде... ⠀ - Югалту бик авыр булды. Әле дә җиңел түгел, ул кайгы онытылмый. Кызларымны мин беркайчан да ташламадым, һәрвакыт яннарында булдым. Аллага шөкер, алар тәртипле һәм инсафлы булып үстеләр. Хәтергә төшерсәң... Нык авыр мизгелләргә чак түздек. “Яшәргә кирәк! Үлгән артыннан үлеп булмый”, - дип кызларга киңәш бирдем. Хәзер инде алар үзләре әни. Ильнараның ике баласы бар, Альбина да икенчегә әни булды. Бүген аларның тормышка карашлары башкача. Нәфисә хәвефсезлек каешын эләктерергә яратмый иде. Ә минем өчен ул гадәткә кергән: рульга утыру белән эләктермәсәм, нәрсәдер җитмәгән кебек. Ул көнне Нәфисә каешын каптырган булса, исән кала иде. Ул авариядә безнең бер гаеп тә булмады. Гомүмән, мин һәрвакыт кагыйдәләргә буйсынам, гомеремдә песи дә тапаганым булмады. Тфу-тфу. Наркоман егет аркасында балаларым әнисез калды. Аны моныңчы өч тапкыр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Гаеплегә тиешлечә җаза да бирмәделәр. Әмма Аллаһы Тәгалә бар... Узган елны ул ир-ат гаиләсе белән КамАЗ астына кереп, гомере өзелде. Һәлакәттән соң үзем 6 ай хастаханәдә яттым, мине кисәкләр буенча җыйдылар. Изелгән машинадан мине чак тартып чыгарганнар. Арткы урндыкта әби утырган иде, ул да бәла күрде, 52 көн дәваланды. Нәфисәнең үлгәнен, берничә көн узганнан соң, аңыма килгәч... ⠀ Дәвамын укырга теләсәгез, моның хакта комментарийларда язып калдырыгыз.
Back to Top