Дочь Хании Фархи Алия Гараева. Алия Гәрәева “Балаларым“ җырын башкара

“Балаларым“ Балаларым, сезгә дога кылып, Исәнлекләр телим ятканда. Ходаемнан бәхет-тәүфыйк сорыйм Һәрвакытта таңнар атканда. Ишетегез йөрәк бәгырьләрем Миннән сезгә бары шул теләк. Җирдә һава кирәк булган кебек Сездә безгә шулай бик кирәк. Горур басып алга атлагыз сез, Тормыштан сез артта калмагыз. Шатландырып яшәгез гел безне Хәсрәт утларына салмагыз. Балаларым, сезгә дога кылып, Исәнлекләр телим ятканда. Ходаемнан бәхет-тәүфыйк сорыйм Һәрвакытта таңнар атканда.
Back to Top