Нефть

Нефть – яна торган, майлы, үзенчәлекле исле сыеклык. Ул сиксән процентка углеродтан, унбер - ундүрт процентка водородтан тора. Шулай ук анда күкерт, азот, кислород һәм металлар да бар. Нефтьне “кара алтын” дип атасалар да, аның төсе төрле чыганакларда төрлечә. Бакудагы Сурахан чыганагында ул чия кызыл, ә Иркутск өлкәсендә – үтә күренмәле диярлек.
Back to Top