Ильмира Нагимова -Сине генэ уйладым (Премьера песни,2022)

Син дә шулай уйлыйсыңмы Икәү бергә булган чакларны? Ә мин менә ул көннәрне Йөрәгемдә мәңге саклармын. Припев: Сине генә уйладым, Сине уйладым, Тик янымда калмадың, калмадың. Сиңа гына җырларым, Сиңа җырларым - Син бәхетем, аңладым, аңладым. Син дә шулай хисләреңне Һәрчак тыеп яшисеңме? Бик әйтәсең килгәндә дә Яратам дип дәшмисеңме? Кара әле күзләремә, Кирәк түгел сүзләр генә. Синең өчен, сөю өчен Мин әзермен үзгәрергә. Радиф Зарипов көе Нурлан Ганиев суз.
Back to Top