"Сабантуй - 2022" от 15 июня 2022 года

Баулыда Сабан туе, гадәттәгечә, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашындагы музыкаль композиция белән башланып китте. Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, баулылар һәм бәйрәм кунакларын сәламләп, авыл хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләре төгәлләнү белән тәбрик итте, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Сабан туена килүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин да котлады. Ул районыбызның төрле тармакларында аеруча уңышка ирешкән баулыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Сабан туеның төп бизәге булган милли көрәш, капчык киеп йөгерү, баганага менү, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән йөгерү, кул көрәше, йомы
Back to Top