Стихи о любви / Поэзия / Ришат Әхмәдуллин / Шигырьләр 0+

И хатын-кыз, и изге зат! Син - җирнең фәрештәсе! Сүзләр аздыр, килә сиңа Хис белән эндәшәсе... Күзләрең - күл, чәчләрең - төн, Керфекләрең - ярымай, Кыйгач кашың - кош канаты, Йөзең алсу алмадай! Син - кояшы, син - чәчкәсе, Син - бизәге җиремнең! Син - сагышы, син - балкышы Һәм - син моңы җырымның! И хатын-кыз - иң гүзәл зат, Җиһанда син бер - тиңсез! Ул карашың, ул назларың... Тормыш ямьсез ул синсез! Син көчле - кирәк чагында, Көчсез ир кочагында. Кадерләп карап яшисең Син гаилә учагын да! Кайчагында - йомшак песи, Кайчагында - керпе син! Матур сүзләр яратасың, Бездән күпкә хисле син! Кайчагында син - тыныч күл, Кайчагында - җил-давыл. Кайчак - ялкын, кайчак - салкын: Аңлавы сине авыр... И хатын-кыз - илаһи зат! Камил синең бар ягың. Каршылыклар белән тулы Зур сере син дөньяның! И хатын-кыз - алиһә зат! Килә серең чишәсе. Кешелеккә җан өрүче Син - тормышның чишмәсе! Наил Касыйм Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Хочешь увидеть ещё больше таких видео? Ставь ЛАЙК этому ролику! Скоро на канале будет масса новых интересных видео, не забудь ПОДПИСАТЬСЯ! 2FAN: Мы в социальных сетях: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Интересные для тебя каналы: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» #tatmediajunior
Back to Top