Марат Гобйдуллин БЕР КРЕШИК (Сания хмтанова сзлре, Илгиз Субаев ке)

БЕР КҮРЕШИК Сания Әхмәтҗанова сүзләре Илгиз Субаев көе Кага-кага хәтер кыңгыравын, Чаба еллар, рөхсәт сорамый. Бер очрашыйк әле, сабакташлар, Бернигә дә, әйдә, карамый. Кушымта: Бер күрешик, дуслар, бер күрешик, Бер күрешеп, хәлләр белешик. Гармун тартып, бер утырыйк җырлап, Яшьлек ядкәрләрен бүлешеп. Сау гынамы, укытучым, диеп Теләсәк тә инде әйтергә. Күпләр юк шул, бары карашының Якты нуры бага хәтергә. Кушымта: Шатлык юрап көттек май айларын, Тапмыйк әле юк-бар сәбәпләр. Яшьлек язын кабат бер яшәртер Безне кавыштырган сәгатьләр. Кушымта:
Back to Top