Гази Заһитов

20 август көнне Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә «Биш каһарман» мемориаль комплексында Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды. Чараның иң мәртәбәле кунаклары арасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булып, үз чыгышында ул Гази Заһитов кебек каһарманнарның исемен истә тотарга кирәклеген әйтте, алга таба да даими рәвештә яңа һәйкәлләр ачачакларын белдерде. Радий Фәрит улының сүзләрен Мишкә районы администрациясе җитәкчесе Павел Трапезников да җөпләде. Тантаналы чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов та катнаштылар. Чыгышлардан соң кунаклар Гази Заһитов һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Мәңгелек ут янына килде. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Back to Top