Илфак Әгъләмов - Котлы булсын туган көнең!

Илфак Әгъләмов - Котлы булсын туган көнең! ХӨРМӘТЛЕ АНФИРА ТАИФОВНА! Аккан сулар кебек еллар ага, Сала һаман җанга сагышын. Һәр ел саен туган көннәр уза, Бизәкли ул гомер агышын! 65 яшь гомер гомермени Яшә тагын сиксән-йөзләрне! Әле синең тәмләп татыр чагың, Син эшләгән изгелекләрне! Балаларың-оныкларың белән, Яшә әле Җирдә сөенеп! Узган гомереңне искә алып, Тик беркайчан куйма көрсенеп! Авырлыклар күреп үссәң дә син, Тормыш арбасына җигелеп! Шуңадыр ул чыныккан зат булдың, Күңелеңдә бары изгелек! Яшьли хезмәт белән үстең бит си Бар авыр эш үтте кулыңнан! Якты эзләр генә калып бара, Синең үткән гомер юлыңнан! Дәрәжәле булдың... Горурланып, Синнән үрнәк алып яшәрлек! Кешелекле, бик туганчыл да син, Күреп яшә бары игелек! Хәзер инде синең дөньяң житеш, Ризык белән тулган өстәлләр! Иман жанлы булган тормышыңда, Боекмасын гына күңелләр! Май аенда тугангадыр инде, Шомырт чәчкәседәй күңелең! Кылган гамәлләрнең игелеген, Күреп узсын инде гомерең! Мин телимен сиңа чиксез бәхет, Сәламәтлек, озын гомерләр! Якты маяк булып яшә әле, Онтылмасын алтын мизгелләр! Уфтанма син үткән елларыңа, Яшәү үзе җирдә зур бәхет! Юбилеең белән котлап сине Тормыш бүләк итсен зур тәхет! Иң изге теләкләр белән иҗатташың Ирек Габдрахманов
Back to Top