Чүпрә
Чүпрә – ипи камырына салына торган бер күзәнәкле микрогөмбә. Чүпрәне микроскоп ярдәмендә күрерсең. Аның формасы нинди? Ул ничек хәрәкәт итә? Чүпрә ничек үрчи? Бу сорауларга җавапны видеодан табарсың.
*********************************************
Видео Казан (Идел буе) федераль университетының “Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе” фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде.
Видеоны Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы (микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУ ның “Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге” фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре) әзерләде.
Видеодагы кәгазьдә ясалган чүпрә рәсемен Кузнецова Елена Владимировна (биохимик, КФУ ның “Медицина матдәләре” фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры) ясады.
Видеодагы таймлапсны (чүпрәнең бөреләнүен) Борисова Дарья Дмитриевна (табигать һәм микродөнья белән кызыксынучы профессиональ рәссам, рәсем буенча балалар укытучысы) ясады.
Видеоның тышлыгын Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы (график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы) ясады.
*********************************************