Корбан гете 2024

16 июнь- Корбан гаете көне иде. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. “Корбан” сүзе “якынаю” мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Гарәп халкы аны “Гыйд әл-Әдха” дип атый. “Әдха” – “күрсәтү”, ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме. Корбан – Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз. Бәйрәм көнендә Байлар Сабасында һәм авыл мәчетләрендә гает намазлары укылды.
Back to Top