Кияү коймагы – табын байлыгы

Электән үк татар туйларын йоласыз күз алдына китереп булмаган. Мендәргә бастырып кәләшне каршы алу дисеңме, ипи тешләтеп йортның хуҗасын билгеләү, киленнең чишмәдән су алып кайтуы, иртән яшьләргә мунча ягу һәм кияү коймагы пешереп ашату – барысы да төгәл итеп башкарылып барган. Иң кызыгы, соңгы ике гореф-гадәт бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә икәне дә мәгълүм. Туйдан соң иртән яшьләр өчен мунча ягылган. Яшь кияү аннан килен теккән яңа киемнәр киеп кайткан, ә үз чиратында, хатынына кыйммәтле бүләк – алтын йөзек, балдак яки шәл, яулык биргән. Бу йола кыз куенына салу дип атала. Яшьләр мунчадан кайтуга, аларны гадәти коймактан ваграк булган кияү коймагы көткән. Без дә &
Back to Top