Татарские сказки / Шурале / на татарском
Шүрәле
I
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “Кырлай” диләр;
Җырлаганда көй өчен, “тавыклары җырлай”, диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тормалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халыкның эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, би