“Тamga“ I режиссерлык лабораториясе / 2 көн

8 апрельдә «Tamga» режиссерлар лабораториясе старт алды. Лабораториядә Александра Ловянникова һәм Екатерина Корабельник (Мәскәү), Тимур Фәйрузов (Норильск), Илшат Мөхетдинов (Уфа). Алар алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк. 13 апрельдә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Башлана . Режиссерлык лабораториясе - актерлык тренинглары да, яшь режиссерлар белән танышу да, яңа темаларга мөрәҗәгать итү һәм көтелмәгән эксперимент та ул.
Back to Top