Җомга вәгазе. Темасы: “Исраф – харам гамәл”

Имам – “Ярдәм” мәчете имамы Ислам шәригате кешеләргә үзләре өчен яратылган нәрсәләреннән акыл һәм чама белән файдалану юлларын күрсәтеп биргән. Ул...Җомга вәгазе. Темасы: “Исраф – харам гамәл” Имам - “Ярдәм“ имамы Хәбир хәзрәт Ханов Ислам шәригате кешеләргә үзләре өчен яратылган нәрсәләреннән акыл һәм чама белән файдалану юлларын күрсәтеп биргән. Ул күрсәтмәләрне үтәп яшәсәк, һидаятьне тапкан булабыз. Киресен эшлибез икән, ул вакытта исраф дип атала торган халәткә дучар булабыз. Нәрсә соң ул исраф? Исраф ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән нигъмәтләрне файдасыз эшкә сарыф кылу, әрәм итү дигән сүз. Аллаһы Тәгалә исраф кылучыны сөймәс. Исраф дигәндә, саранлык дигән сыйфатны да искә алып була. Исраф та, саранлык та Ислам динендә харам санала. Аларның урталыгы икътисад дип атала, ягъни үзеңә бирелгән нигъмәтләрне дөрес һәм акыллы рәвештә файдалану Ислам дине бөтен эштә урталыкны, чама белүне хуплый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Вә алар мохтаҗга мал бир
Back to Top