Нина Фадеева керәшеннәрнең милли ризыгын әзерләп күрсәтте

Татар теле укытучысы Нина Фадеева – Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында оешкан “Чулпы“ ансамбле солисты. Үз балалары белән оештырган гаилә ансамбле дә бар. “Икенче кызым һәм аның балалары белән әнием, әбиемнәрдән ишеткән керәшен җырларын, гореф-гадәтләрен халкыбызга тапшырабыз,“ – ди ул горурланып. Тормыш девизы: “Тормышларны заяга үткәрмик!“ Шуңа күрә ул бар өлкәдә дә өлгерергә тырыша.  Хуҗабикә безгә керәшеннәрнең милли ризыгын пешереп күрсәтте.
Back to Top