Җаным - Фәрит Аббясов (Фәридә Гарипова сүзләре, Фәрит Аббясов көе)

Кил син, кочакла. Яратам мин җаным, чынлап торып, Шашып яратамын, өзелеп. Кышын туңган күлнең бозларын да Йөрәк уты ала эретеп. Йөрәгемдә шундый хисләр уйный Бар җиһанны әзер кочарга. Кыялардан очып төшәрмен күк, Канатсыз да әзер очарга. Син ул миңа шундый канат бирдең Очам, мәхәббәтем хакына. Уттан-судан сине коткарырга әзер, Син көт мине, көт син чак кына. Үзем киләм, син каршы ал мине Сыенырмын синең кочакка. Синең йөрәк ярсып тибүләрен Сизәрмен мин, кил син, кочакла. Фәридә Гарипова. .
Back to Top