САРЫ КУЛМӘК

“Бүген дә уйнарга чакырмадылар”-дип уйлады кечкенэ Фәнисә,тәрәзәгә карап.Бәлки берәрсе эндәшер әле дигән уй белән бик озак утырды ул, сөт салынган шешәне курчак итеп уйнап.Ләкин дәшүче булмады, чөнки сенлесен уятырга гына кайткан абыйсы бакча артлап күптән кырга йөгергән иде.Башка чакырыр кеше юк. Бөтенесе эштә-әнисеннән башлап ин кече абыйсына кадәр.Каһәрле сугыш еллары иде шул.Әнилэр колхоз кырларында, әтилэр сугышта.Әтисен ботенләй дә белми инде ул, аны сугышта дилэр, әнкәсенен , анын хатларын укып казанлык артына барып, елаганын да кургэне бар.Нинди сугыш, сугышмаса булмыймы икән ни, һич аңламый ул.Күп нәрсәне аңа сойләп тә тормыйлар. Әнисенен иртә таңнан кара төнгә кадәр эштә булуын сабый йөрәге берничек тә кабул итэ алмый.Кайчакта яңгырлы көннәрдә әнкэлэре өйдә була, тәмле итеп умач пешерә, Минсафа түти дә кереп утыра. Олыларның сөйләшкәненә колак сала Фәнисә. “Сугышка кадәр , аш пешкәнче ипикәй белән чәй эчеп ала торган идек”- ди әнисе. Минсафа түти, баш кагып, ризалаша, тик Фәнисә генә аптырый. ”Нәрсә була икән соң ул ипикәй, бик тәмледер “- дип уйлый. Умачны , кәлҗемәне белә, бәрәңгене дә белә, бик тә тәмле, әниләре кул арбасы тартып, базарга олы абыйсы үргән чабаталарны бәрәңгегә алыштырырга киткәндә, аларга кушылып: “Әнкәчкәем,иң зур бәрәңгене кайткач мина бирерсең яме”- дип кала. Тәмледер инде ипикэй, кайсыдыр көнне бергә уйнаган кыз да: “Их, хәзер мина Алла бабай куктән зур ипикәй ыргытсын иде, башка төшсә дә еламас идем”, - диде. Башка төшкәч тә еламаслык булгач... Олылардай авыр сулап, шешәсен кутәреп, Фәнисә урам буйлап китте.Барасы бик ерак кына әле анын. Ул елларда колхоз идарәсе балаларны ачтан үтерми саклап калу өчен балалар бакчасы ачты. Анда да ипикәй бирмиләр. Ипикәй бирмәсәләр дә, баргач кызларнын барсына да бик матур сары кулмәк кидерәләр. Шул сары кулмәкне исенә тошергәч, Фәнисәнен куңеле күтәрелеп китте, ул адымнарын тизләтте.Эх ул күлмәк, сап-сары җирлеккә ап-ак борчаклар сибелгән... Фэнисә бакчага ашыга-ашыга килеп керде. Башка балалар җыелып беткән иде , тәрбияче апасы , өйдән киеп килгән киемен салдырып, шул матур күлмәкне кидереп тә куйды. ”Их,бигрәк тә килешә инде сиңа, Фәнисә, бу күлмәк, әнкәң күрсә , танымый да торыр иде”,- дип, кап-кара толымнарыннан сыйпап куярга да онытмады Фәнисәнен. Чынлап та , әнисе күрсен иде кызын шушы күлмәктә, апасы да, абыйлары да күрсен иде... Бакчада тагын бер кон үтеп китте.Малайлар сугышып-елашып та алды, кызлар исә тату гына, чупрәк курчакларын ашатып, киендереп, юктан кызык табып, уйнап арыдылар.Тәрбияче апа сары кулмәкләрне җыя башлады, тик ничә тапкыр санаса да, бер кулмәк чыкмады.Ул кызларны тезеп бастырып, тикшерергә тотынды. Менә чират Фәнисәгә җитте.Күлмэгенең тузып тишелгән урыныннан сары җирлеккә сибелгән борчаклар күренеп тора иде. Фәнисәнең күңеле тулды: ”Әниемә күрсәтеп кенә килә идем бит, булмады”, - дип ачынды ул. Курку катыш тәрбияче апасына кутәрелеп карады, бу вакытта икесенең дә бите буйлап, сары җирлеккә сибелгән борчаклар кебек, ап-ак күз яшьлэре тәгәри иде... Ленария Бадертдинова-Хамидуллина.
Back to Top