УСАЛ – ИТ (Live)

Мәгарә эчендә караңгы һәм бик салкын Миңа кирәкми ялкын мин үземә казыйм упкын алып кит мине дулкын Әдрән диңгез буена җир асты хәшәрәтләре туена Иблиснең куенына Чират тора кызыл-кара алтын урта артка таба курка-курка минем телем агулы төклетура бик усал бу умарта корты мине котырта акыра-бакыра баш миенә тирес тутыра Мин бирән мин умырам мин усал мин тилергән минем тәнемне чукый тилгән чукынчыклар сөенгән аларның көннәре саналган мин сорадым Тәңредән синең догаларың сакламас сап-салкын кабереңнән Кадерләмә беркемне берсе дә озакка түгел туфракка күмел күмердән кара минем күңел туфракка күмеләм һәм шытып чыгармын туфрактан минем җаным ит минем җаным кан Мин бары тик ит ит мине азат Мин бары тик ит ит мине азат Мин бары тик ит ит мине азат Һәм китермә газап юк китермә газап Мәгарә эчендә караңгы һәм куркыныч баш очында оча очлы кылыч калдым хәлгә аяныч тыштан бик тыныч ләкин эчемдә җиһәд бу илдә барсына риза булу үз-үзеңә хыянәт Агыла ләгънәт агу агулана бу милләт тукмарлар белән сөйләшә минем белән бу
Back to Top