“Күргәннәр һәм күренмәгәннәр“: патефон коллекциясе җыючы Рәшит Вильданов

Лаеш районы Олы Кабан авылында бик кызыклы шәхес яши. Рәшит Вильданов үзе җирле “Һава” мәчетен төзеткән, теш дәвалау клиникасы тота һәм борынгы патефоннар коллециясе җыя. Барысы да танышының үзенең патефонын бүләк итүеннән башланып киткән. Бу якынча биш ел элек чамасы булган. Күршесе йортыннан күченгәндә әлеге җиһазны чүплеккә ыргытырга уйлаган, әмма соңыннан акылына килеп, Рәшит Вильдановка бүләк иткән.
Back to Top