Эльвина Миңнуллина – Минем әсәр / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

Минем әсәр Ничә телдә мәхәббәт җырланса да, Үз телеңдә матуррак җырлана. Чит илләргә гашыйк күзләрең дә Татар күз яше белән дымлана. Тормыш. Сәхнәләштерелмәгән спектакль. Актерлары — король һәм тузлар. Мәхәббәт каласы Париж булса әгәр, Димәк, «сөя белә» бары французлар. Сюжет кысаларына сыешмыймын. Экспозиция булсын прологта. Вакыйгалар катламын үстермичә Кульминация килсен. Нокта. Хисләр дулкынында шигырь туа. Тусын әйдә. Лирик чигенеш. Минем дөнья – Минем әсәремдә Бер генә түгел, байтак чишелеш. Читлек, богаулардан качам. Шашам. Күмеләмен сөю һәм назга. Мәхәббәт каласы Париж булса әгәр, Француженка булам беразга. Тормыш — спектакль. Жанрын һәрберебез Үзе сайлый, үзе салачак. Минем әсәрдәге күренешләр Хэппи энд булганчы барачак. Һәрберебез үз юлын табачак Яшь шагыйрә – Эльвина Миңнуллина Оператор, монтаж остасы – Илмир Хәбибуллин Музыка: 99Instrumentals - Storytelling (Copyright Free Music), Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top